16+

Татарстанда "Ислам дәүләте"нә туплаучы тоткарланган

Татарстанда ФСБ хезмәткәрләре Россиядә тыелган "Ислам дәүләте" террорчылык оешмасы әгьзасын тоткарлаганнар.

Татарстанда ФСБ хезмәткәрләре Россиядә тыелган "Ислам дәүләте" террорчылык оешмасы әгьзасын тоткарлаганнар.

Ул оешманы финанслау белән шөгыльләнгән, Россия һәм БДБ гражданнарын Сүриягә җибәрергә туплаган һәм озаткан. Бу хакта ТАССка ФСБның Иҗтимагый элемтәләр үзәгендә хәбәр иткәннәр.
Ведомство тоткарланучының Татарстанда, Дагыстанда һәм Төмән өлкәсендә җинаятьчел элемтәләре булуын, террорчылык төркемендә катнашучыларны акча белән тәэмин итү схемаларын, шулай ук боевикларның яшерен хәрәкәт итү маршрутларын ачыклаган.
Хәзерге вакытта ФСБ тикшерү идарәсе тарафыннан террорчылык турындагы маддәләр буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Исегезгә төшерәбез, февральдә Федераль куркынычсызлык хезмәте Татарстанда экстремистик төркеменең дүрт әгъзасын тоткарлаган иде. Аның составында өч россияле һәм бер украиналы булган, алар Сүриягә чыгарга әзерләнгән.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading