16+

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 5 кеше үлгән

20 июньдә 12: 07 сәгатьтә Аксубай районында ике автомобиль кара-каршы бәрелешкән, биш кеше һәлак булган, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

20 июньдә 12: 07 сәгатьтә Аксубай районында ике автомобиль кара-каршы бәрелешкән, биш кеше һәлак булган, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

12.07 сәгатьтә Аксубай-Емелькино автомобиль юлының 23нче километрында «Лада» автомобиленең йөртүчесе, якынча мәгълүматлар буенча, каршы як полосага чыккан һәм 69 яшьлек ир-ат идарә иткән икенче бер «Лада» машинасы белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында ике машина йөртүче һәм өч пассажир алган җәрәхәтләрдән вафат була.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ кисәтә:
Каршы як хәрәкәт полосасына чыгу – иң еш очрый торган кагыйдә бозулар рәтенә керә һәм шул ук вакытта еш кына юл-транспорт һәлакәте сәбәпләренә китерүче маневр ясауга әверелә. Юл-транспорт һәлакәтләреннән иң авыр нәтиҗәләр каршы машиналарның үзара бәрелешүе нәтиҗәсендә килеп чыга.

Юл кагыйдәләрен бозган, обгонга чыккан өчен 5 мең сум штраф яки 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Кабат кагыйдә бозып тоткарланган очракта шоферларны машина белән идарә итү хокукыннан 1 елга мәхрүм итәчәкләр.

Юл кагыйдәләрен бозып, обгонга чыккан өчен административ җәзага тартылган һәм әлеге гамәл өчен идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән яки әлеге гамәл өчен хөкем ителгән кеше тарафыннан хокук бозу кылынганда, 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү куркынычы яный.


Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading