16+

Татарстанда картлар «тоткынлыкта» булган пансионат ачыкланган

Казанның Авиатөзелеш районы прокуратурасы башка көч структуралары һәм контроль органнары белән берлектә 3 сентябрьдә Казанның Щербаково бистәсендә урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен пансионатны ачыклаган.

Тикшерү вәкилләре коточкыч күренешкә тап булган. Кайбер әби-бабайларның куллары богауланган, бөтен җирдә кием-салым аунап ята, әшәкелек хөкем сөрә. Ә моннан тыш пансионатта берничә көн элек үлгән мәет табылган.
Шулай ук күп санлы хокук бозу очраклары ачыкланган. Район прокуроры судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән, ачыкланган хокук бозуларны юк иткәнче пансионатны ябуны таләп иткән.
Өлкән яшьтәге кешеләрне хастаханәләргә урнаштырганнар, аларга медицина ярдәме күрсәтелә.
Пансионатны оештыручыларга карата Россия Җинаять кодексының «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча, ачыкланмаган затларга карата Россия Җинаять кодексының «ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре прокуратура контролендә булачак.

Язмага реакция белдерегез

2

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading