16+

Татарстанда киләсе көннәрдә тагын җылытачак. +19 градуска чаклы

Татарстанда якын көннәрдә җылытачак, бу хакта ТР Гидрометүзәге фаразында әйтелә.

Татарстанда якын көннәрдә җылытачак, бу хакта ТР Гидрометүзәге фаразында әйтелә.

Иртәгә республикада болытлы булачак, ләкин төнлә явым-төшем ихтималы бар, ә көндез атмосфера фронты көнбатыштан якынайган саен урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә һаваның минималь температурасы 0 дән плюс 5 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көнчыгыш районнарда минус 3 ка кадәр суытачак. Көндез температура 9 - 14 градуска кадәр күтәреләчәк.

7-8 октябрь көннәрендә Татарстанда җылы атмосфера фронты билгеләнәчәк, урыны белән бераз яңгыр көтелә. 8 октябрь көндез көньяк һава агымнары белән җылы һава киләчәк һәм температура күтәрелә башлаячак: төнлә температура 3 - 8 градус чикләрендә фаразлана, көндез һава 13 - 18 градуска кадәр җылыначак.

9 һәм 10 октябрьдә коры һава торышы сакланачак, төнлә 4тән 9 градуска кадәр күтәреләчәк, көндез 14 градуска кадәр җылыначак.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading