16+

Татарстанда кискен җылытып җибәрәчәк

Иртәгә, 18 мартта, Татарстанда әле көчле салкыннар була. Шимбәдән башлап төбәккә җылылык килә.

Иртәгә, 18 мартта, Татарстанда әле көчле салкыннар була. Шимбәдән башлап төбәккә җылылык килә.

Җомга көнне аз болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә, уртача тизлектәге җил була. Төнлә 11-16 градус салкын, аязган вакытта 19 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава температурасы 0.. -5 градус фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

19 мартта төнлә термометр баганалары -9.. -14 градуска кадәр, урыны белән -18, көндез -3.. +2 градуска кадәр күрсәтеләчәк.

20 мартта һава торышы шартларында үзгәрешләр көтелә: кар явачак, ә температура күтәрелә. Төнлә -5..-10 һәм көндез -1..+4 градуска кадәр булыр дип фаразлана.

«Киләсе атна башында, 21 һәм 22 мартта, температураларның алга таба җылынуы көтелә: төнлә -1..-6, көндез +1.. +7 градуска кадәр җылытачак. Урыны белән бераз кар явачак», — дип хәбәр итә синоптиклар.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading