16+

Татарстанда контрактчыларга бирелә торган түләүләр тагын артачак

РФ Президенты Владимир Путин 1 августтан һәм ел ахырына кадәр махсус операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзегән хәрбиләргә 400 мең сум күләмендә федераль түләүләр турындагы яңа указга кул куйды.

Моңы бәйле рәвештә, Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1 миллион 705 мең сумга кадәр акча алачак. 

Шул рәвешле, контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү 1,7 млн сумга кадәр җитәчәк:

Татарстан Республикасыннан - 1,005 млн сум;

РФ Оборона министрлыгыннан - 400 мең сум;

Район һәм шәһәрләрдән  300 мең сумга кадәр.

Шулай ук контрактчыларга барлык республика һәм федераль ташламалар, ярдәм һәм тернәкләндерү чаралары каралган. Предприятиеләрдә аларның эш урыны саклана һәм хезмәт хакы түләнә, барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителә. Җирле хакимият гаиләсен кайгыртачак.

Чыганак: ТНВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading