16+

Татарстанда коронавирус йоктыру буенча яңа антирекорд теркәлде

Пандемия игълан ителгәннән бирле, коронавирус инфекциясен 50 меңнән артык кеше йоктырган.

Пандемия игълан ителгәннән бирле, коронавирус инфекциясен 50 меңнән артык кеше йоктырган.

Татарстанда узган тәүлектә ковид йоктыруның 848 яңа очрагын ачыклаганнар - бу пандемиянең бөтен чоры буенча яңа абсолют рекорд. 72 кеше хастаханәгә озатылган, 776 кеше өйләрендә дәвалана.

Республикада барлык чор эчендә авыручылар саны 50 меңнән артып китте. Шулардан 39 меңнән артык кеше дәваланган. Мең ярымнан артык үлеп китү очрагы теркәгән.

Исегезгә төшерәбез, хәзер республикада омикрон штаммы бик тиз темпларда тарала.

География:
1.    Казан - 453
2.    Яр Чаллы - 99
3.    Әгерҗе - 1
4.    Азнакай - 2
5.    Актаныш - 1
6.    Әлки районы - 1
7.    Әлмәт - 2
8.    Арча - 15
9.    Әтнә - 6
10.    Балтач - 4
11.    Бөгелмә - 1
12.    Буа - 24
13.    Югары Ослан - 21
14.    Биектау - 15
15.    Алабуга - 12
16.    Зәй - 43
17.    Яшел Үзән - 26
18.    Кайбыч - 9
19.    Кама Тамагы - 2
20.    Кукмара - 2
21.    Лаеш - 5
22.    Лениногорск - 1
23.    Мамадыш - 1
24.    Менделеевск - 3
25.    Минзәлә - 1
26.    Мөслим - 1
27.    Түбән Кама - 54
28.    Нурлат - 2
29.    Питрәч - 6
30.    Балык Бистәсе - 6
31.    Саба - 6
32.    Спас - 7
33.    Тәтеш - 3
34.    Тукай - 1
35.    Теләче - 10
36.    Ютазы районы - 2


Узган тәүлек эчендә әлеге инфекцияне йоктырган 5 кеше вафат булган. 1963, 1947 елларда туган ике ир-ат, 1954, 1953, 1947 елгы өч хатын-кыз ковид йоктырып үлгән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading