16+

Татарстанда коронавирус йоктыру очракларының көнлек үсеше 73%ка арткан

Шул ук вакытта чирнең авыр формада үтү очраклары кимегән.

Шул ук вакытта чирнең авыр формада үтү очраклары кимегән.

Татарстанда декабрь аенда  коронавирус инфекциясе йоктыру очраклары саны тәүлегенә уртача 90 очрак тәшкил итә, бу ноябрьнең шул ук чоры белән чагыштырганда 73% ка югарырак. Бу хакта бүген санитар-эпидемиологик вәзгыятькә багышланган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"ОРВИның сезонлы күтәрелеше саклана, шул исәптән - коронавирус инфекциясе дә килеп кушыла", - дип хәбәр итте спикер.
Коронавирус инфекциясенең авыр формада үтү очраклары 15 процентка кимегән, ә хастаханәдән тыш пневмания белән чирләп китү - 10 процентка азайган.

балалар белән чагыштырганда олылар арасында чирләп китү , 10 тапкырга диярлек югарырак булуын хәбәр итте Авдонина.
"Бездә әле дә 65 яшьтән өлкәнрәк затлар арасында авыручылар саны арта, һәм бу дәвам итә - алар куркыныч төркемдә, һәркайсыбыз да моңа ныклы игътибар итәргә тиешбез. Чираттагы тапкыр кабатлыйм, 65 яшьтән өлкәнрәкләр белән элемтәне киметергә, ә әлеге категория үизоляцияләү режимында калырга һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарга йөрмәскә киңәш итәбез", - диде Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары.
 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading