16+

Татарстанда коронавирус йоктыруның 25 очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авырып китүнең тагын 25 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авырып китүнең тагын 25 очрагы теркәлгән.

Әлеге чирне йоктыручыларның гомуми саны 7 112 очрак булган. Роспотребнадзорның республика идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, бүген 658 кеше медикларның күзәтү астында. Бу COVID-19 ачыкланган кешеләрнең гаилә әгъзалары һәм алар белән элемтәгә кергән хезмәттәшләре.

Тәүлек эчендә коронавирусны ачыклау өчен 5 201 тикшеренү уздырылган, суммар рәвештә белгечләр 720 309 тикшеренү уздырган.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары һәм Казанның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков бер тәүлек эчендә СОVID-19тан 20 хаста сәламәтләнде, дип белдерде. Республикада пандемия игьлан ителгәннән бирле 6 019 кеше бу чирдән сәламәтләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X