16+

Татарстанда коронавирус йоктыруның 29 яңа очрагы теркәлгән

Республиканың оператив штабы хәбәр итүенчә, 1 очрак – читтән кергән, 28е – элемтә аша күчкән.

Республиканың оператив штабы хәбәр итүенчә, 1 очрак – читтән кергән, 28е – элемтә аша күчкән.

6 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өй шартларында дәвалана.

Коронавирус йоктыручыларның берсе – бала, 13 кеше – 30-50 яшьтәгеләр, 7 кеше – 60-70 яшьтәгеләр һәм бер кеше – 70-80 яшьтә, дип хәбәр ителә.

Казанда – 19, Әтнә районында – 2, Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Балтач, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск районнарында – берәр очрак ачыкланган.

7 августта Татарстанда COVID-19  инфекциясен йоктыруның 5810 очрагы теркәлгән. 4653 кеше, шул исәптән узган тәүлектә 32 кеше дәваланган.

Фото: pixabay.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading