16+

Татарстанда коронавирусның 16 очрагы ачыкланган

Россиядә коронавируслы кешеләр саны  бер тәүлектә 954кә җиткән 

Россиядә коронавируслы кешеләр саны  бер тәүлектә 954кә җиткән 

  Татарстанда бер тәүлектә  коронавирус инфекцияле  16 кеше теркәлгән. Вирусның барысы да читтән: Төркиядән, Франциядән, Израиль, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Доминикана республикасы, Мәскәүдән кайткан кешеләрдә ачыкланган.  Пациентларның 11ендә авыру җиңел формада уза. Ә калган бишесенең хәлен уртача, дип бәяли табиблар. Барлык авырулар да табиблар күзәтүе астында. Алтысы өйдә дәвалана. Бу кешеләр белән элемтәдә булучыларны Сәламәтлек саклау министрлыгы, Роспотребнадзорның Татарстан  идарәсе контрольдә тота.  
 

Яңа статистик мәгълүматлар белән бәйле рәвештә,  Татарстан Президенты үзизоляция режимын бозган кешеләргә беркетмә тутыру мөмкинлеге биргән хезмәткәрләр санын арттырырга дигән указ чыгарган. Кызганыч, барлык кешеләр дә коронавирусның кешелек өчен ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен төшенеп бетми. Бу ялларда да көннәр матур булгач, саф һавага чыгучылар, медицина битлеген салып йөрүчеләр арткан. Яшел Үзән районының Олы Карахуҗа авылында үзизоляция режимындагы кешеләр табигатькә шашлык кыздырырга чыгып, кырдагы коры үләнгә ут төрткәннәр. Авыл башлыгы: “Шул кырдагы янгынны сүндерүгә бар көчебезне бирдек. Үзизоляция ул ял түгел, бу мәсьәләгә җитдирәк караса иде”, – дип искәртте. 1 апрельдән федераль законга кертелгән үзгәрешләр буенча үзизоляция режимын сакламыйча, башкаларның гомерен куркыныч астына куючы физик затларга  штрафлар суммасы   30 мең сумга кадәр күтәрелгән. 

 Коронавирус яшькә дә, милләткә дә, дингә дә карамый, ләкин аның белән көрәшнең үтемле ысулы бар – өйдә калу, үзизоляция режимын үтәү. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча коронавируслы кеше аны тагын өч кешегә йоктырырга сәләтле. Күп кешедә авыру билгеләрсез узарга мөмкин. Үзе дә аңламыйча кеше авыруны күчерүче булуы бар. Шуңа да элемтәләрне киметергә, урамга сирәгрәк чыгарга киңәш ителә.  


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading