16+

Татарстанда коронавирусның 59 яңа очрагы ачыкланган

Ике хастадан кала, барлык авырулар да әлеге чирне республика территориясендә йоктырган.

Ике хастадан кала, барлык авырулар да әлеге чирне республика территориясендә йоктырган.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19ның 59 яңа очрагы теркәлгән. Бөтен авыручылар да, ике кешедән кала, бу инфекцияне республика территориясендә йоктырган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. "Ун кеше хастаханәгә озатылган, 49ы өйдә дәвалану ала", - дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Авыручы татарстанлылар арасында иң күбе 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр арасында - 19 кеше. 50 дән 60 яшькә кадәрге һәм 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге авыручылар арасында - 14ешәр хаста.

Чир йоктыручыларның күпчелеге Казанда теркәлгән, биредә йоктыручылар саны - 40 кеше. Башка муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Яшел Үзән районы алда бара, анда 3 Covid-19 йоктыру очрагы расланган.
Татарстанда пандемия башыннан бирле 9 мең 44 кеше әлеге чир белән авырган. Аларның 7 мең 979 сы сәламәтләнгән, шул исәптән 46ысы  үткән тәүлектә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading