16+

Татарстанда коронавирусның 85 яңа очрагын таптылар

Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19ның 85 яңа очрагы ачыкланды.

Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19ның 85 яңа очрагы ачыкланды.

Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.Ппандемия башланганнан бирле, авыручыларның гомуми саны 16 302гә кадәр җиткән.
"Гыйнварда авыручылар санының артуы 0,5% дәрәҗәсендә сакланды", - дип билгеләде Авдонина. Тәүлек эчендә 8 212 тест үткәрелгән, 100 мең кешегә 200,1 тест уздырылган.
География:
1. Казан - 68

2. Яр Чаллы - 2

3. Актаныш - 1

4. Бөгелмә - 1
5. Биектау районы - 1

6. Лаеш - 3

7. Түбән Кама - 1
8. Питрәч - 2
9. Спас - 4

10. Чистай - 2
3 февральдә Татарстанда ковидтан 92 кеше савыккан. Коронавируска каршы вакцинаны 14 100 кеше кадаткан, шуларның икенче дозасын 2 617 кеше алган. Татарстан буенча вакцинациягә язылу өчен бердәм номер - 122.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading