16+

Татарстанда коронавирусның өченче дулкыны кайчан көтелә?

Роспотребнадзор фаразлаганча, сентябрьдә авыруларның артуы көтелә.

Роспотребнадзор фаразлаганча, сентябрьдә авыруларның артуы көтелә.

Республикада коронавирус белән күпләп чирләү очраклары янә сентябрьдә таралыр дип фаразлана. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Теләсә нинди инфекция вакытында авыруларның арту һәм кимү очраклары була, бу сезонлылыкка да, чирләр йоктыруга бирешүчәнлеккә дә, профилактика чараларын үтәүгә дә бәйле. Әлеге чир артуының ике дулкыны булды - май һәм октябрь, бу акланды һәм көтелгән иде, чөнки бу берчел чиратта сезон белән бәйле. Коронавирусның киләсе дулкынын сентябрьдә көтәбез, чөнки респиратор вируслы инфекцияләр суммасы бу чор өчен хас. Хәзерге вакытта авыручылар саны кискен артмый, бу гамәлдәге барлык санитар чараларны үтәү белән бәйле", - дип аңлатты Авдонина.

Шулай ук ул Татарстанда грипп белән чирләү очраклары булмавын билгеләп үтте.
"Мониторингны дәвам итәбез. Атна саен 100 гә якын кешене тикшерәбез, грипп йоктыру очраклары әлегә чаклы ачыкланмады. Дөрес, салкын тию авырулары бар анысы. Әлегә мондый салкын тидереп авырту очраклары март ахырына кадәр саклана, апрель дә моңа керер дип уйлыйм", - дип өстәде Авдонина.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading