16+

Татарстанда коронавирустан тагын берьюлы ике кеше вафат булган

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, бүген коронавирустан тагын ике кеше вафат булуы теркәлгән.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, бүген коронавирустан тагын ике кеше вафат булуы теркәлгән.

1948 елда туган ханым хастаханәгә коронавирус инфекциясе йоктырган дигән шик белән китерелә. Шөбһә раслана, җитмәсә, ханымның хроник авырулары да булган.

1953 елда туган ир-ат исә хастаханәгә пневмония диагнозы белән китерелә. Йөрәк авыруы белән дә интеккән.

Ике мәрхүмнең дә коронавирустан вафат булулары патологоанатом экспертизасы нәтиҗәсендә расланган.

Шулай итеп, Татарстанда коронавирустан барлыгы 112 кеше вафат булды.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Статистика кызык әйбер инде..больницада ятканда, көн дә 2 кешене алып китәләр иде( үзем күргәне),3 дә булды.

    Мөһим

    loading