16+

Республикада ковид йоктыруның 893 очрагы теркәлгән

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусын йоктыруның 893 очрагы ачыкланган, үткән тәүлектә 828 очрак теркәлгән иде.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусын йоктыруның 893 очрагы ачыкланган, үткән тәүлектә 828 очрак теркәлгән иде.

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Хастаханәләргә 54 пациент китерелгән. Кичә хастаханәгә 86 авыруны алып килгән булганнар.

2022 елның 12 сентябренә булган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле Татарстанда 164 603 авыру очрагы рәсми рәвештә теркәлгән. Республиканың 153 346 кешесе сәламәтләнгән, шул исәптән 458 кеше –  соңгы тәүлектә. Узган тәүлектә 374 савыккан булган.

Төбәктә тәүлек эчендә коронавирустан үлгән кеше теркәлмәгән. Шулай итеп, Татарстанда Covid-19 чиреннән вафат булганнарның гомуми саны – 2003. Бу чир үлем сәбәбе булган очрак соңгы тапкыр 6 сентябрьдә теркәлгән.

Чыганак - "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading