16+

Татарстанда әле яңа гына мәктәпне тәмамлаган егет үлгән

Һәлак булган егеткә 17 яшь.

Һәлак булган егеткә 17 яшь.

7 июль көнне 15.30 сәгатьтә "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә һәм полициягә Яр Чаллының 53 нче комплексындагы бәхетсезлек очрагы турында хәбәр кергән.  Шаһитләр торак йорт янында, җирдә биеклектән егылып төшкән бер егетне табып алалар. Килеп җиткән табиблар аңа берничек тә ярдәм итә алмый һәм егетнең үлемен генә теркиләр.
Тикшерү барышында һәлак булучыга 17 яшь икәнлеге ачыкланган. Мәктәпне тәмамлаган егетнең үлем алды хаты табылмаган.
Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Тикшерүчеләр үлгән егетнең кәрәзле телефонын алган, бәлки, ул ничек тә, булган хәлгә ачыклык кертер.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading