16+

Татарстанда үлем белән сәүдә итүчеләргә каршы акция башланды

Бүген Татарстанда «Кайда үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит!» акциясенең беренче этабы башлана, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Бүген Татарстанда «Кайда үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит!» акциясенең беренче этабы башлана, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Акциянең төп максаты - җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәшкә тарту. Моннан тыш, әлеге чара ярдәмендә оператив-мөһим мәгълүмат туплана, шулай ук наркобәйлелектән дәвалануда ярдәм итү каралган. Һәр ел уздырылучы чара яхшы гына нәтиҗәләр бирә. Былтыр Эчке эшләр министрлыгының «ышаныч телефонына» 336 мөрәҗәгать кергән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 45 җинаять һәм 97 административ хокук бозулар ачыкланган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе гражданнарны наркотик чаралар тарату фактлары буенча территориаль эчке органнарга яисә дежур частька мәрәҗәгать итәргә чакыра.

Мәгълүматны шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе ышаныч телефонына: (843) 291-20-02 (тәүлек дәвамында) җиткерергә була.

Республика наркология диспансерының ышаныч телефоны: (843) 272-33-13 (9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading