16+

Татарстанда өлкәннәр өчен хоспис кирәк

Республикада хоспис моннан өч ел элек ачылды. Баштарак ул балалар өчен генә каралган булса, соңрак олы яшьтәге авыруларның да аңа мохтаҗ икәнлеге ачыкланды.

Республикада хоспис моннан өч ел элек ачылды. Баштарак ул балалар өчен генә каралган булса, соңрак олы яшьтәге авыруларның да аңа мохтаҗ икәнлеге ачыкланды.

Кыска гына вакыт эчендә биредә 463 кешегә ярдәм күрсәтелгән. Гыйнвар-апрель айларында гына да хоспис бинасыннан 161 кеше үткән, шуларның 75е - балалар. Өйдә ятып дәваланучы ике меңләп кешегә дә даими ярдәм итәләр. Республика буенча тагын өч меңгә якын кеше мондый ярдәмгә мохтаҗ, ләкин хосписта артык урын юк.

- Хоспистагы кешеләр авыртудан интекми. Авыруларның туганнары, дуслары килеп, елый-елый урын бүлеп бирүләрен үтенә. Минем йөрәк әрни, урыннар юк бит. Олылар бүлегендә 18 урын! Казан кебек зур шәһәр өчен бу бик аз сан, -ди хосписны ачучы, Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов.

Хоспис мәйданын киңәйтү максатыннан, Казаннан дүрт чакрым ераклыкта «Березка» лагере кырыенда төзелеп бетмәгән бина да тапкан фонд хезмәткәрләре. Биредә 98 урынлы олылар хосписы булачак. Аны сатып алу, төзекләндерү өчен 250 миллион сум акча кирәк. Бу сумманы җыю өчен 12 июнь-30 август көннәрендә «Бергә хоспис төзибез» дигән хәйрия марафоны үткәрелә. Шул рәвешле кирәкле сумманы җыярга өметләнә паллиатив ярдәм күрсәтүчеләр.

Олылар хосписы төзелеп беткәч, хәзер гамәлдә булган хоспис балалар өчен генә 40 урынлы булып калачак.

- 2012 елда халык хоспис төзүне хупламаган иде. Хәзер кешеләрнең паллиатив медицинага карашы үзгәрде. Ул авыруның хәлен җиңеләйтүгә юнәлтелгән. Гади хастаханәдән аермалы буларак, биредә пациентка дүрт төрле: медицина, психологик, социаль, рухи ярдәм күрсәтелә. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы да паллиатив ярдәмне хуплый, - ди сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов.

Алисә Сабирова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading