17 февральдә Яр Чаллыдагы Казан проспектында 10 яшьлек малайны бәрдереп китәләр.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, югары тизлектә килүче «Лада Веста» машинасы тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан баланы таптаткан. 10 яшьлек малай клиник үлем кичергән, Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең реанимациясенә китерелгән. Бала аңына килә алмыйча, 20 февраль көнне төнлә җан бирә.
ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләрдән юлда игътибарлы булуын һәм юл кагыйдәләрен үтәвен сорый. Шулай ук, караңгы вакытта урамга чыкканда өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга киңәш итә.
Иминлегебез үзебездән тора, дуслар!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар