16+

Татарстанда «Минем тавыш» дип аталган онлайн-форум узачак

16 июньдә 14:00 сәгатьтә Татарстанда сайлаучылар катнашында «Мой Голос» онлайн-форумы үз эшен ачачак.

16 июньдә 14:00 сәгатьтә Татарстанда сайлаучылар катнашында «Мой Голос» онлайн-форумы үз эшен ачачак.

Россия Конституциясен хуплау буенча 13 сентябрьдә үтәчәк бердәм тавыш бирү көнендә татарстанлыларны нинди яңалыклар көтә? Әлеге чарада катнашучыларның сәламәтлеге иминлеген тәэмин итү өчен нинди чаралар күреләчәк? Сайлау процессларының үтә күренмәлелеге һәм яңа чынбарлык шартларында күзәтү ничек тәэмин ителәчәк? Бу һәм башка мәсьәләләр буенча онлайн-форумның беренче сессиясендә экспертлар фикер алышачак.

Сайлаучыларның беренче онлайн-форумында Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Булаев Николай Иванович, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Кондратьев Андрей Станиславович, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Менделевич Борис Давыдович, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы һәм башка сәяси эшлеклеләр катнашачак.

Форумның төп максаты - сайлау процессы белән таныштыру, сайлаучыларны кызыксындырган төрле кызыксындырган сорауларга җавап бирү.
Оештыручылар әйтүенчә, форум утырышлары даими рәвештә - 2020 елның 13 сентябренә кадәр һәр 2 атна саен узачак. Һәрвакыт - яңа тема сайлап алыначак. Бу чара беренче пленар сессия белән ачылачак: «Яңа чынбарлык: Татарстанда 2020 елның новеллалары һәм үзенчәлекләре». Утырыш Zoom интерактив форматында узачак, шулай ук туры эфирда "МойГолос.Онлайн" сайтында, YouTube һәм социаль челтәрләрдә барачак. Биредә тамашачылар экспертларга туры эфирда үз сорауларын бирә алачак.

Форумда теләсә нинди уңайлы мәйданчыкта: проектның «Мой голос» сайтында https://мойголос.онлайн/, YouTube социаль челтәрендә https://www.youtube.com/watch?v=wlVBcfWCnME&feature=youtu.b сылтамасы буенча, Вконтакте https://vk.com/nashtatarstan Татарстан Республикасының рәсми аккаунтында катнашырга мөмкин.
"Минем тавыш" беренче онлайн-форумы- 16 июньдә 14.00 сәгатьтә башланачак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading