16+

Татарстанда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен социаль әһәмияткә ия чаралар уза

Аларның беренчесе 8 июньдә үткәреләчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. Бу көнне сәгать 10.30 да министрлык республиканың социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә мәгълүмати-методик үзәге белән берлектә психоневрологик интернатта социаль хезмәт алучылар арасында мини-футбол турниры оештыра.

Сайлап алу турлары исә 7 июньдә сәгать 10.00да Арча һәм Түбән Кама районнарында узар дип планлаштыра. Һәр матч 15 минутлык ике таймнан торачак. Ә турнирның финалы Чистай психоневрологик интернат базасында була. Һава шартлары начар булган очракта, уеннар Студентлар урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан Чистай авыл хуҗалыгы техникумында узар, ди оештыручылар.

Шуннан соң чаралар 15 июньдә (башлану вакыты - 10.00) дәвам итәчәк. Бу көнне "Фианкетто" Шахмат клубында (Казан, Сара Садыйкова урамы, 30 нчы йорт) картлар, инвалидлар йортларында һәм психоневрологик интернатларда социаль хезмәт алучылар арасында республика буенча шахмат һәм шашка турнирлары үтәчәк.

Шунысын да әйтеп узарга кирәк: мондый төр чаралар икенче ел рәттән оештырыла. Узган елгы уеннарда ике кешедән торган 16 команда катнашкан иде. Ул вакытта Казан һәм Яшел Үзәннең психоневрологик интернаты һәм Нурлатның картлар, инвалидлар йорты командалары җиңү яулады.
Социаль әһәмияткә ия чараларның максаты да игелекле: уен, ярыш аша социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән җылы мөнәсәбәт урнаштыру. Шулай ук интернатлар, картлар йортлары эшчәнлегендә физик һәм психик сәламәтлек өчен файдалы булган технологияләр дә кулланылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading