16+

Татарстанда мобиль кушымта ярдәмендә укучылар мәктәп ашханәсендәге ризыкларны бәяли башлаганнар

Шушы көннәрдә ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында балалар бакчаларындагы туклануга кагылышлы темаларны күтәреп чыктылар.

Шушы көннәрдә ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында балалар бакчаларындагы туклануга кагылышлы темаларны күтәреп чыктылар.

Әлеге хезмәтнең Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина китергән мәгълүматлар буенча, 2016 елда Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Татарстандагы балалар бакчаларына азык-төлек китерә торган 93 оешманы тикшергән. Нәтиҗәдә 187 штраф салынган, аларның гомуми суммасы 1 млн сумнан артып киткән.

Моннан кала, Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Гүзәл Ананьева хәбәр итүенчә, ике мәктәптә тест режимында мобиль кушымта эшли башлаган. Аның ярдәмендә укучылар мәктәп ашханәсендәге ризыкларны бәяли, яңаларына тавыш бирә һәм үз фикерләрен калдыра алачак. Киләчәктә мондый кушымталарны башка белем бирү учреждениеләрендә дә булдырырга уйлыйлар. Нәтиҗәдә, мәктәп ашханәләренең рейтингы төзелгән шәһәр интерактив картасы барлыкка киләчәк.

Утырышта ризык блогын­дагы җиһазларны яңарту мәсьәләсе турында да сүз кузгатылды. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов әйтүенчә, узган ел республиканың 53 балалар бакчасы капиталь төзекләндерелгән, быел тагын 110ысы яңартылырга тиеш. Әмма капиталь төзекләндерү кысаларында техник җиһазларны алыштыру планда каралмаган. Шуңа күрә аның хисабына техник җиһазларны да алыштыру мөмкинлеген бирә торган закон проекты эшләү кирәклеген әйтте ул. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать бе­лән чыгарга кирәк, дип саный министр урынбасары.
Финал өчен көрәш башланды

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading