16+

Татарстанда МХОдагы хәрбиләрнең балаларына 20 шәр мең сум акча түләячәкләр

ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләрнең балаларына  20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү күчереләчәк.

ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Документ төбәкнең хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.

Мондый карар «социаль яклау дәрәҗәсен күтәрү максатларында» кабул ителде. Әлеге түләүләр социаль ярдәм чараларын билгеләү өчен матди тәэмин ителеш күләменә исәпкә алынмаячак.

Тиешле түләүне 2022 елның 24 февраленнән МХОга киткән ир яки хатынның балалары ала алачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading