16+

Татарстанда ничә бала БДИ тапшыра алмаган?

Республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ничә укучы чыгарылыш сыйныф имтиханнарын тапшыра алмаганын әйтте.

Республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ничә укучы чыгарылыш сыйныф имтиханнарын тапшыра алмаганын әйтте.

Быел да, алдагы еллардагы кебек үк, беренче тапкырдан ук имтихан  бирә алмаучы балалар бар. Алар БДИны кабат сентябрь аенда тапшыра алачак. Рус теленнән 4 укучы, база дәрәҗәсендәге математикадан 67 бала имтихан тапшыра алмаган. Ә рус теленнән дә, математикадан да минималь баллар җыя алмаучылар саны Татарстанда 6, дип хәбәр итте Илсур Һадиуллин.

“Имтиханнарны уңышлы тапшырган очракта бу чыгарылыш сыйныф укучыларына да урта белем алу турында аттестат тапшырылачак”, - диде министр әфәнде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading