Кансыз хатын суд каршына басачак, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.
Әгерҗедә яшәүче хатын балигъ булмаган ятим балаларны тәрбияләү бурычын үтәмәүдә гаепләнеп, суд каршына басачак.
Тикшерү материаллары буенча, 2008 һәм 2012 елгы балаларга карата аеруча рәхимсез булган опекун хатын бер сәбәпсез аларны кыйный, җәберли.
Аларны буа, будым, кайнар мунчага бикләп куя.
Аеруча рәхимсез гамәлләр, мыскыллаулар турында балалар башка яшәү урынына күченгәннән соң гына сөйли алганнар. Әлеге фактлар буенча җинаять эше кузгатылган һәм судка җибәрелгән.
Комментарийлар