16+

Татарстанда пилотсыз аппаратлар җитештерүне үстерү буенча комиссия төзелгән

Татарстанда «пилотсыз авиация системалары» милли проектын гамәлгә ашыру буенча Хөкүмәт ведомствоара комиссиясе төзелгән.

Татарстанда «пилотсыз авиация системалары» милли проектын гамәлгә ашыру буенча Хөкүмәт ведомствоара комиссиясе төзелгән.

ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган. Документ төбәкнең хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Комиссия җитәкчесе итеп ТР Хөкүмәте башлыгы үзе билгеләнгән. Аның урынбасарлары итеп ике вице-премьер билгеләнгән: сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Иннополис кураторы Роман Шәйхетдинов.

Комиссия составына барлыгы 30 кеше кертелгән. Алар арасында ТР Рәисенең ярдәмчесе Равил Зарипов, берничә министр һәм министр урынбасарлары, кайбер югары уку Йортлары башлыклары, шул исәптән Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин һәм Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Абдуллин бар.

Моннан тыш, комиссия әгъзалары булып Аэрокон, Казан заводы Электроприбор, ОКБ Авиарешения, Сумус, Урал граждан авиациясе заводы (Казан бүлекчәсе), Тонкор технолоджи, Флайлабс, Эйдос-Медицина һәм Эникс кебек предприятиеләр җитәкчеләре һәм башка вәкилләре тора.

Пилотсыз авиация системаларын үстерү буенча милли проект (БАС) 2024 ел башыннан эшли башларга тиеш, дип белдерде элегрәк РФнең беренче вице-премьеры Андрей Белоусов.

Элегрәк "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Татарстанда торба үткәргечләрне һәм урман хуҗалыгы объектларын күзәтү өчен БПЛА куллануны тыюны бетерә алалар. Агросәнәгать комплексы мәнфәгатьләрендә дроннар куллану тыелган инде.

Август башында республика пилотсыз аппаратларның фәнни-җитештерү үзәген булдыруга гариза бирде. РФ Президенты Владимир Путин сентябрь башында Татарстанда коптер — парклар барлыкка киләчәгенә ышануын белдерде.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading