16+

Татарстанда Сабантуй вакытында җигүле ат кешеләр өстенә килеп кергән

Әлеге хәл Балтач бистәсендә булган.

Әлеге хәл Балтач бистәсендә булган.

Балтач Сабантуен бәйрәм иткәндә кешеләр утырган җигүле ат тамаша карарга килгән халык өстенә килеп кергән. Булган хәлне шундагы кешеләр видеога төшергәннәр.

Кадрларда күренгәнчә, ниндидер мизгелдә ат нәрсәдәндер куркып китә, йөргән урынынан читкә тайпыла, ә аннары мәйдан кырыенда утырган кешеләр өстенә сикерә. Тамашачылар кычкыра башлыйлар, паника барлыкка килә.

Шаһитлар сүзләренчә, әлеге хәл нәтиҗәсендә бер баланы "ашыгыч ярдәм" гә алып киткәннәр. Табиблар тиешле ярдәм күрсәткәннән соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Видео: https://vk.com/video-38665380_456251851?t=9s

Фото: видеодан скриншот

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading