16+

Төзелеш чүп-чарына нәрсәләр керә?

Бер генә ремонт та төзелеш чүп-чарыннан башка узмый. Һәм аны гадәти чүплеккә чыгарырга ярамый – моның өчен штраф каралган. Канунны бозмыйча, чүптән ничек котылырга соң?

Төзелеш чүп-чарына нәрсәләр керә?

Бер генә ремонт та төзелеш чүп-чарыннан башка узмый. Һәм аны гадәти чүплеккә чыгарырга ярамый – моның өчен штраф каралган. Канунны бозмыйча, чүптән ничек котылырга соң?

Төзелеш чүп-чарына нәрсәләр керә?
•    кирпеч элементлары яки төзелеш өчен блоклар;
•    бетон һәм шпаклевка материаллары калдыгы;
•    металл конструкцияләр өлешләре,арматура, торбалар;
•    тәрәзә рамнары;
•    агач конструкция элементлары;
•    линолиум, плитка, обой калдыклары.

Чүпне утильләштерү ысуллары
•    Идарәче компания аша – белгечләр калдыкларны эшкәртү заводына яки полигонга илтәчәк. Еш кына яңа йортларда чүплек янында махсус контейнерлар урнаштырыла. Аны чыгару өчен аерым түләргә кирәк. Бәяләр 8 квадрат метрлы контейнер өчен 7 мең сумнан башлана.
•    Чүп полигоны яки чүпне эшкәртү заводы белән турыдан-туры элемтәгә чыгу һәм калдыкларны чыгару турында килешү төзү.
•    Чүп төяүче һәм чыгаручы компанияләргә мөрәҗәгать итү. Мондый оешмалар исемлеген “Онлайн Экология” порталыннан табарга мөмкин. Хезмәт бәясе – квадрат метры 300 сум. Кайбер компанияләрдә исәп тонналарда йөртелә.

Төзелеш материаллар калдыкларын сатарга мөмкин
Материаллар фотосын интернеттагы махсус сайтларга урнаштырыгыз. Күпләр кирәксез һәм авыр төзелеш материалларын рәхәтләнеп килеп алып китәчәк.
Төзелеш калдыкларын тиешсез урында ташлау өчен штрафлар түбәндәгечә:
Беренче тапкыр хокук бозу очрагында:
•    физик затларга – 2-3 мең сум;
•    вазыйфаи затларга – 10-30 мең сум;
•    юридик затларга – 100-250 мең сум яки 90 көнгә кадәр аларның эшен туктатып тору.
Хокук бозу кабатланган очракта:
•    физик затларга – 3-5 мең сум;
•    вазыйфаи затларга – 30-40 мең сум;
•    юридик затларга – 250-400 мең сум яки 90 көнгә кадәр аларның эшен туктатып тору.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading