16+

Татарстанда сарык сөте җитештерү белән шөгыльләнә башлыйлар

Мәскәү бизнесмены Сергей Гребнев Минзәлә районында сарык сөте җитештерү өчен ферма ачарга ниятли.

Мәскәү бизнесмены Сергей Гребнев Минзәлә районында сарык сөте җитештерү өчен ферма ачарга ниятли.

Шул максаттан ул күптән түгел әлеге районда булып, эшкуар Язкәр Бизәнов, "Заиковский" хуҗалыгы башлыгы Радик Фәттахов озатуында шәһәрне карап йөргән, мондагы мөмкинлекләр белән танышкан. Бу хакта Минзәлә муниципаль районы сайты хәбәр итә.
Сарык сөте җитештерү фермалары Франциядә генә бар икән. Моннан 4 ел элек Пенза өлкәсе Русский Камешкир авылы янында агротехнопарк төзеп, анда сарык ите һәм сөтеннән сыр җитештерү буенча проект каралган булган. Аны 2017 елда гамәлгә ашырырга җыеналар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading