2023 елның сигез аенда Татарстанда 75 сабый үлгән.
Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2022 ел белән чагыштырганда, бу бер яшькә кадәрге бер балага азрак.
Шулай ук ачыкланганча, 2023 елның сигез аенда Идел буе федераль округында 608 сабый үлгән. 2022 елның шул ук чорына караганда бу 11,1% яки 79 балага кимрәк.
Шул ук вакытта Мордовия, Ульяновск һәм Пенза өлкәләрендә сабыйлар үлеме 22,2%, 23,1% һәм 41,7% ка арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар