16+

Татарстанда суыта һәм кар көтелә

Татарстанга Россиянең Европа өлеше территориясенә килгән Төньяк Атлантика циклоны үтеп керәчәк.

Татарстанга Россиянең Европа өлеше территориясенә килгән Төньяк Атлантика циклоны үтеп керәчәк.

Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 7 октябрьдә, төнлә +4..+ 9 градус булачак, көндез – +9..+14 градус. Урыны белән бераз яңгыр явачак, республиканың кайбер районнарында томан булачак. 

8 октябрьдә Татарстанның аерым районнарында төнлә һәм иртән юеш кар булырга мөмкин. Шулай ук көчле җил көтелә. Төнлә температура – +1..+5 градус, көндез +6..+11 градус булачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading