16+

Татарстанда сөйгәне хыянәте турында белгән хатын-кыз 2 айлык сабые белән тәрәзәдән ташлана язган

Татарстанның тикшерү комитеты үзенең ике айлык баласын үтерергә ниятләгәне өчен 21 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше ачкан.

Татарстанның тикшерү комитеты үзенең ике айлык баласын үтерергә ниятләгәне өчен 21 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше ачкан.

Октябрь аенда әни кеше, салкын тиеп авырган сабые белән Балтачның үзәк хастаханәсендә дәвалана. Бергә яшәгән ир кеше белән телефоннан сөйләшкәндә ул аның хыянәте турында белеп ала. Ир хастаханәгә килеп җиткәндә, әлеге хәбәрне күтәрә алмаган яшь ханым, ике айлык сабые белән икенче каттан ташланырга дип, тәрәзә төбенә менгән була. Бәхеткә аны башка авырулар вакытында коткарып калган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading