16+

Татарстанда табибларга карата җинаять эше кузгатылган

Татарстанда Арча үзәк хастаханәсе табибларына шикаять белдергәннән соң, җинаять эше кузгатылган.

Татарстанда Арча үзәк хастаханәсе табибларына шикаять белдергәннән соң, җинаять эше кузгатылган.

Арча үзәк район хастаханәсе табибларына шикаять белдергәннән соң, РФ Җинаять кодексының 238 маддәсе 1 нче бүлеге ("Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү") буенча җинаять эше кузгатылган,

Бу хакта ТР прокурорының ММЧ белән элемтә буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

"Арча районы прокуратурасы әлеге карар белән килеште, аны законлы һәм нигезле дип таныды. Тикшерү аерым контрольгә алынды ", - дип аңлатты ул. Элегрәк республика сәламәтлек саклау министрлыгы социаль челтәрләрдә 16 яшьлек кызга ярдәм күрсәтмәүдә гаепләнгән Арча хастаханәсе хезмәткәрләрен җаваплылыкка тарту таләбе белән язма барлыкка килгәч, хезмәт тикшерүе уздырды. Зыян күрүченең туганы сөйләгәнчә, кыз эч авыртулары белән хастаханәгә озатылган, ләкин ике көннән аны хастаханәдән чыгарып, авыртуны баса торган дарулар билгеләгәннәр. Тиздән авыртулар яңадан башланган. УЗИ яшүсмердә киста булуын күрсәткән. Аңа операция ясаганнар, ул уңышлы узган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading