16+

Татарстанда температура янә -30 градуска кадәр төшәчәк

Татарстанга тагын суыклар кайта. Аерым урыннарда һава температурасы -30дан да төшәргә мөмкин.

Татарстанда температура янә -30 градуска кадәр төшәчәк

Татарстанга тагын суыклар кайта. Аерым урыннарда һава температурасы -30дан да төшәргә мөмкин.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 18 гыйнвар көнне Татарстанда явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә -23, -28 градус, аязган вакытта -33 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез исә -18, -23 градус булыр дип фаразлана.

19 гыйнвар көнне кар явуы да көтелә. Төнлә -20, -25 градус, Татарстанның төньяк районнарында -27гә кадәр булуы мөмкин. Көндез исә һава торышы -15, -20 градуслар тирәсендә булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading