16+

Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы буенча беренче кредитларны бирә башлаячаклар

Бүген “Россельхозбанк” авыл ипотекасы буенча беренче кредитларны бирә башлады. Кредит акчасына алты гаилә авыл территорияләрендә торак йортларда һәм күпфатирлы йортларда фатир алачак.

Алар арасында Тәтеш шәһәре, Актаныш районының Актаныш авылы, Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистә, Лаеш районының Усады бистәсе бар. Кредитларның гомуми бәясе 12 105 000 сум, дип хәбәр итә республиканың Төзелеш министрлыгы матбугат үзәге.

Исегезгә төшерәбез: шушы көннәрдә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән «Россельхозбанк» субсидияләр бирү турында килешү төзеде. “Россельхозбанк”ка агымдагы елдагы чыгымнарны компенсацияләүгә бирелә торган субсидияләр күләме 789 млн сум тәшкил итә.

Кредит ставкасы кредит шартнамәсенең бөтен чорына елга 0,1%тан – 3%ка кадәр тәшкил итә, әмма ул 25 елдан артык була алмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading