16+

Татарстанда тавыш бирү өчен 370 участок ачык һавада оештырылган

Аларда тавыш бирү алты көн дәвамында, 25-30 июньдә узачак.

Аларда тавыш бирү алты көн дәвамында, 25-30 июньдә узачак.

Татарстанда Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен ачык һавада 370 участок оештырылды, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте. Аларның эшен мәктәпкәчә балалар учреждениеләре биналарында урнашкан участок комиссияләре башкарачак.

Моның өчен махсус корылмалар һәм палаткалар урнаштырачаклар. Барлык участокларны даими рәвештә дезинфекцияләргә планлаштыралар.

Ачык һава астындагы участокларда тавыш бирү алты көн дәвамында, 25-30 июньдә узачак.

Гомумроссия тавыш бирү көнендә, үз тавышыңны стационар участокларда гына бирергә мөмкин булачак. Тавыш бирү процессын Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзалары, шулай ук кеше хокуклары буенча төбәк омбудсмены тикшереп торачак.

Фото: http://izbirkom.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading