16+

Татарстанда тәүлек эчендә меңгә якын кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә республикада 998 кешедә covid-19 ачыкланган. Коронавирус өчен бер көн эчендә барлыгы 11, 984 тикшеренү үткәрелде.

Узган тәүлектә республикада 998 кешедә covid-19 ачыкланган. Коронавирус өчен бер көн эчендә барлыгы 11, 984 тикшеренү үткәрелде.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, ковид белән чирләүчеләрнең 98 процентында әлеге чир симптомнарсыз уза. 
Узган тәүлектә Татарстанда 998 кешедә COVID-19 ачыкланган. Гомумән алганда, пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 168 510 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән, дип хәбәр итте спикер.

Шулай ук Любовь Авдонина әйтүенчә, Татарстанда бер атна эчендә ОРВИ белән авыручылар 19 процентка арткан. Санитар табиб билгеләп үткәнчә, бу сезонлы күтәрелеш. Әлегә грипп диагнозы беркемгә дә куелмаган. 

Тагын укырга: Коронавирус белән авыртучылар арту сәбәпле, хастаханәләрдә өстәмә койка-урыннар булдырылган

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading