16+

Татарстанда төнлә балалар бакчасына ут төрткәннәр

25 гыйнвар төнендә Кукмара районында балалар бакчасы яна башлаган.

25 гыйнвар төнендә Кукмара районында балалар бакчасы яна башлаган.

Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Янгын төнге сәгать уникедә Адай авылында чыккан. Балалар бакчасы урнашкан бина яна башлаган. Янгынның мәйданы 1 кв. м тәшкил иткән, беркем дә зыян күрмәгән. Беренчел версия буенча, янгын чыгуның сәбәбе - ут төртү.
Гадәттән тыш хәл урынына район прокуроры вазифаларын башкаручы Рамил Зәйнетдинов килгән.
Әлеге факт буенча "ут төртү юлы белән чит кеше милкен аңлы рәвештә зарарлауга һөҗүм" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышын прокуратура үз контроленә алган.


http://kukmor-rt.ru фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading