16+

Татарстанда томан төшүе көтелә

Төнлә -15 градуска кадәр суыта.

Төнлә -15 градуска кадәр суыта.

Бүген кич, төнлә һәм 8 гыйнварда иртән Татарстан территориясендә томан төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, иртәгә урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Юлларда бозлавык хасил булачак. Төнлә һава температурасы -10...-15 градус булачак. Иртәгә көндез -5...-10 градус салкын булуы көтелә, дип яза "Татар-информ".

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан юлда йөрүчеләргә җитди куркыныч тудыруы турында кисәткән.

Автомобильчеләргә ерак сәфәрләрдән тыелырга кирәк. Транспортның техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк. Хәрәкәт иткәндә, куркынычсыз тизлек сайларга, кискен маневр ясамаска, тормозга кисәк басмаска киңәш ителә.

Җәяүлеләргә ут кайтаргыч элементлы киемнәр киеп йөрергә, юл аша җәяүлеләр кичүе буенча гына чыгарга һәм хәрәкәт итүче транспорт алдыннан йөгереп чыкмаска кирәк, диелә хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading