16+

Татарстанда тәрбиячеләр бәйрәм көннәрендә эшләү буенча ризасызлык белдергән

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә дежур төркемнәр оештырылачак.

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә дежур төркемнәр оештырылачак.

Яр Чаллы балалар бакчалары тәрбиячеләре социаль челтәрләрдә май бәйрәмнәрендә эшләргә мәҗбүр булулары буенча ризасызлык белдергән, дип яза "Челнинские известия" басмасы. 4 майдан 7 майга кадәр өзлексез цикл предприятиеләрендә эшләүче ата-аналар өчен дежур группалар оештырылачак.
"Ни өчен пандемия вакытында балалар бакчалары эшләде, һәм хәзер, Россия президенты Путин 1 дән 10 га кадәр ял көннәре турында указ чыгаргач, хезмәткәрләр тагын эшләргә тиеш? Балаларны китерә торган ата-аналар балалардан да, эштән дә ял итәчәк, ә без эшләргә тиеш. Яңа ел бәйрәмнәрендә барысы да ял итте, һәм беркем дә бернәрсә дә әйтмәде. Ярый, бу көннәрдә өстәмә түләсәләр, тик ул түләнмәячәк! Пандемия вакытында бер тиен дә түләмәделәр", - дип яза тәрбиячеләр.

Мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасары Наркиз Кашапов аңлатканча, һәр учреждение балаларның йөрүенә карап, тәрбиячеләр арасыннан кем һәм кайчан дежур төркемнәргә чыгачагын хәл итәчәк.
«Хезмәт кануннары бар, аның нигезендә эш алып барыла. Кайдадыр тәрбиячеләргә бер тапкыр чыгарга туры киләчәк, кайдадыр күбрәк", - дип аңлаткан Наркиз Кашапов.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading