16+

Татарстанда тугыз сыйныф карантинга ябылган

Татарстанда грипп һәм тирән сулыш юллары авырулары белән чирләүчеләр арту сәбәпле, биш мәктәптә тугыз сыйныф карантинга ябылган.

Татарстанда грипп һәм тирән сулыш юллары авырулары белән чирләүчеләр арту сәбәпле, биш мәктәптә тугыз сыйныф карантинга ябылган.

Казан һәм Менделеевск районы мәктәпләрендә дүртешәр сыйныф, бер сыйныф – Түбән Кама районы мәктәбендә.

«Министрлык көн саен хәлне күзәтеп тора. Салкын тию очраклары артуга бәйле, кайбер сыйныфлар дистанцион укытуга күчә», – дип хәбәр ителә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Мәктәпләрендә иртәнге фильтр, даими җилләтү, биналарны чистарту эшләре алып барыла. Бер бинада укучылар күпләп җыелырга тиеш түгел, укытучыларга битлек режимын саклау мәҗбүри.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading