16+

Татарстанда умартачыларына яңа ярдәм әзерләнә

Татарстанда умартачылыкны үстерү буенча программа проекты әзерләнәчәк.

Татарстанда умартачылыкны үстерү буенча программа проекты әзерләнәчәк.

Программаның төп максаты – республика халкын сыйфатлы умартачылык продуктлары белән тәэмин итү.

Әлеге максатка ирешү өчен проектта хәл ителергә тиешле берничә бурыч билгеләнгән. Аерым алганда, корт гаиләләренең сакланышын һәм аларның санын арттырырга кирәк.

Моннан тыш, товар балы һәм умартачылык продуктлары (бал икмәге, тома балавыз, балавыз һ.б.) җитештерү күләмен үстерү зарур. Бал кортлары авырулары буенча профилактика һәм ветеринар-санитар чаралар үткәрү дә мөһим. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading