16+

Татарстанда урман утыртуны ике тапкыр арттыру турында планлаштыралар

Татарстанда урман утыртуны ике тапкыр арттыру турында планлаштыралар, киләчәктә аның мәйданы 4 мең гектарга җитәчәк. Хәзер республикада һәр елны 2 гектарда яшь агачлар утыртыла.

Татарстанда урман утыртуны ике тапкыр арттыру турында планлаштыралар, киләчәктә аның мәйданы 4 мең гектарга җитәчәк. Хәзер республикада һәр елны 2 гектарда яшь агачлар утыртыла.

"Бүгенгә республикада урманнар күп түгел һәм ул бары 17,5 процентны тәшкил итә. Бу аз. 2010 елдагы корылык урманнарның санитар торышына тискәре тәэсир итте. Без агач утырту белән шөгыльләнәбез, алар яхшы гына үсеп китә. Коры һава торышы булганда аларга су сибәбез һәм республика халкын да утыртылган үсентеләргә игътибарлы булып, кирәк чакта килеп, су сибүләрен сорыйбыз", - дип җиткерде Татарстан Урман хуҗалыгы министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Әмир Бәдертдинов.

Республика Россиядә аз урманлы төбәкләргә керә. Татарстанда кеше башына 0,36 гектар урман туры килә, дип яза "Татар-информ".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading