16+

Татарстанда ялган сөт продукциясен күбрәк сата башладылар

Базарда күбрәк ялган ак май, каймак һәм эремчек сатыла икән.

Базарда күбрәк ялган ак май, каймак һәм эремчек сатыла икән.

Татарстан Республикасында сөт продукциясен фальсификацияләү очраклары ешайды. Бу хакта бүген Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарын үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова сөйләде.

Кулланучыларның шикаятьләрен карау нәтиҗәләре буенча иң күп күләмдә фальсификат ак майда, каймакта һәм эремчектә табылган. Ялган кефир, катык һәм ряженка азрак икән.

"Ачыкланган хокук бозулар буенча мәгълүматны без Роспотребнадзорга, предприятиеләрнең үзләренә һәм сәүдә оешмаларына алга таба мондый хокук бозуларны булдырмас өчен җибәрәбез", - дип билгеләде Арсланова.

Ул шулай ук, иҗтимагый берләшмәләр ягыннан фальсификацияләнгән һәм контрафакт продукцияне саткан өчен җаваплылыкны катгыйландыру турында мөрәҗәгатьләр ешрак килә, дип ачыклык кертте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading