16+

Татарстанда янгыннан өч кеше коткарылган һәм бер мәет табылган

Янгын бүген көндез килеп чыккан.

Янгын бүген көндез килеп чыккан.

Бөгелмәдә биш катлы йортның бер фатирында янгын вакытында ир-ат мәете табыла. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, коткаручылар янган фатирдан тагын өч кешене чыгарырга ярдәм иткән.
Янгын бүген көндез килеп чыккан икән. Ашыгыч хезмәтләргә биш катлы йортның дүртенче катындагы фатирда җиһаз януы турында шалтырату килгән.
Урынга килгән ГТХМ (МЧС) коткаручылары янгынның 15 квадрат метрга таралуын белдерде. Соңрак янгын сүндергәндә ведомство хезмәткәрләре ир-атның гәүдәсен яшәү билгеләре булмаган килеш тапкан. Урынга килгән ашыгыч ярдәм бригадасы үлем очрагын теркәгән.
Моннан тыш, янгын вакытында фатирда тагын өч кеше булган.Коткаручылар битлек ярдәмендә гражданнарны урамга чыгарганнар, анда аларны медицина хезмәткәрләренә тапшырганнар. Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.
Шулай ук, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында билгеләп үтүләренчә, 2022 елның беренче өч көнендә төбәктә 28 янгын булган. Бу вакыт эчендә белгечләр өч үлемне терки, тагын өч кешене коткарып кала алганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading