16+

Татарстанда янып көлгә әйләнгән шәхси йортта ике ир-атның үле гәүдәләрен тапканнар

Беренчел версия буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.

Беренчел версия буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.

Чирмешән районының Лашман авылында шәхси йорт янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын турында хәбәр 10 мартта төнге сәгать икедә 101 янгын сүндерү номеры буенча кергән. Янгын мәйданы 80 кв.м тәшкил иткән.
Тиздән коткаручылар утны тулысынча сүндерә алганнар. Шуннан соң янган йорт хәрабәләре арасында якынча 60 яшь тирәсе булган ике ир-атның үле гәүдәләре табылган. Мәрхүмнәрнең берсе йорт хуҗасы булса кирәк.

Йорт махсус янгын хәбәрчеләре белән җиһазландырылмаган, йорт хуҗасы биредә берүзе яшәгән, имин булмаган яки исерткеч эчемлекләр кулланучылар рәтендә булмаган.
Хәзерге вакытта янгын килеп чыгуның сәбәбе ачыклана. Беренчел версия буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке аркасында чыккан булырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading