16+

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Бүген көндез Казанда урыны белән яңгыр һәм яшенле яңгыр көтелә, җил көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Бүген көндез Казанда урыны белән яңгыр һәм яшенле яңгыр көтелә, җил көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы башкаласында явым-төшемсез булачак, көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Көндез Казанда синоптиклар + 28 дән +30 градуска кадәр булыр дип фаразлый, урыны белән яшен һәм җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан буенча сишәмбе һәм чәршәмбе, 26 нчы һәм 27 нче июльдә, һава шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар явачак, җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы 14-19 градус җылы булачак, көндез термометр баганалары +25 тән +30 градуска кадәр күрсәтәчәк.

28 нче һәм 29 нчы июльдә республикада югары атмосфера басымы йогынтысында явым-төшем көтелми. Төнлә температура +14 тән +20 градуска кадәр, көндез һава 31 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Чыганак

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading