16+

Татарстанда йорт нигезенә ике кешене катырып куйганнар

Чаллының Элеватор тавы бистәсендә бер коточкыч табылдыкка тап булганнар. Йорт фундаментында ике кеше скелеты табылган.

Чаллының Элеватор тавы бистәсендә бер коточкыч табылдыкка тап булганнар. Йорт фундаментында ике кеше скелеты табылган.

Бу хакта Россия тикшерү комитеты идарәсенең Татарстан буенча рәсми сайтында хәбәр ителә.

Куркыныч табылдык турында полициягә йортны яңа сатып алучылар хәбәр иткән. Алар фундаментны ныгыту эшләре алып барганда ике кеше скелетына тап булганнар.  

Фаразлар буенча, калдыклар берничә дистә ел элек салынган булган. Элеватор тавында күптәннән яшәүчеләр йорт чама белән 65 ел элек салынган дип ышандыра.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading