16+

Татарстанда югалган ике малайны тапканнар

Яр Чаллының «Автозавод» полиция бүлегенә көндез балалар югалуы турында гариза кергән. Бу юлы 7 яшьлек Семен һәм 5 яшьлек Ваня исемле ике малай билгесез юнәлештә чыгып киткән.

Яр Чаллының «Автозавод» полиция бүлегенә көндез балалар югалуы турында гариза кергән. Бу юлы 7 яшьлек Семен һәм 5 яшьлек Ваня исемле ике малай билгесез юнәлештә чыгып киткән.

22 февральдә көндезге 11:00дә өйдән урамга чыкканнар, югыйсә, әниләрен көтеп торырга тиеш булганнар. 
Хокук сакчылары һәм шәһәр кешеләре югалган малайларны эзләүдә ярдәм иткән. Хәзер алар табылган һәм әти-әниләренә тапшырылган. 

Моңарчы, без Яр Чаллыда "Электротехник" полиция бүлеге тарафыннан хәбәрсез югалган кыз бала эзләнелүе хакында язган идек. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading